Ришат Фазлыйәхмәтов тамашачыларын түләүле онлайн концертына чакыруы интернетта зур бәхәс куптарган. «Бу сиңа бер дә охшамаган. Оят түгелме? Салават һәм Зәйнәб тә бушка куйдылар» дип яза халык.


«Уйладык-уйладык та түләүле онлайн концерт оештырырга булдык. Концертны карарга риза булганнар, комментарий калдырыгыз, көтеп калам! Билет бәясе 100 сумнан башлана», — дип видео яздырган җырчы.

Инстачыларны Ришатның әлеге хәбәре гаҗәпкә калдырган.

Тамашачыларның күбесе ачуланып язса да, Ришатны яклап комментарийлар калдыручылар да бар.

«Аларның бит утка түлисе бар. Аларга бит беркайдан да акча килми. Мин риза», «Ярар, гаепләмәгез Ришатны. 500-600 сум түләп, бер тиенгә ярамаган концертлар да карыйбыз бит. Акча кайсыгызга кирәк түгел икән? Бигрәк энәдән дөя ясыйсыз», — дип яза алар.

Төп фото: Татар-информ

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Языгыз! #ришатфазлиахметов #татарэстрадасы #карантиновидение2020

Публикация от ◾️РИШАТ ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВ◾️ (@rishat_fazliakhmetov_official)

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

тринадцать − 2 =