Равил Шәрәфиев Г.Камал театрының иң шук һәм иң тапкыр артистыдыр мөгаен. Аның тирәсендә һәрвакыт җанлылык, мәзәк, көлке булыр. Ләкин актерны комик амплуада гына кабул итәргә күнеккән тамашачы ялгыша.

Равил абый Шәрәфиев 1938 елның 5 апрелендә Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында дөньяга килә. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Бар гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган сәнгатькәр ул.

Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге иясе Равил Шәрәфиев стереотип дигән төшенчәне бөтен бәгыре белән тойган кеше. Озын буйлы, чибәр яшь актер мәхәббәт геройларын гына башкарырга тиеш кебек булса да, бу амплуага аның сабакташы Ренат Таҗетдинов кереп китә. Равил Шәрәфиевне сатирик, комик образларда комедиант типажында күрергә күнегәләр. Бер әнгәмәсендә ул бу хакта әрнеп сөйли: “Бер патша образында әйбәт купшы киемнәрдән сәхнәгә чыктым. Сүземне әйтеп өлгермәдем, тамашачы кул чабып көлә башлады”.

Ләкин актерның чын-чынлап горурланырдай җитди образлары да җитәрлек. Рус язучысы Леонид Леоновның “Ябырылу” спекталендә Федор роле шулар рәтеннән. Бу роле Р.Шәрәфиевның режиссердан үзе сорап алган бердәнбер роле икән.

Артист Равил абыйның Г.Камал сәхнәсендә тудырган һәрбер роле тамашачы күңелендә урын алган мәгънәви бер этапны тәшкил итә. “Банкрот”(Г.Камал) — Сираҗетдин, “Хуҗа Насретдин” (Н.Исәнбәт) — Хуҗа, “Су төбендә сөйгәнем”(З.Хәким) — Мәрдәнша, “Американ”да (К.Тинчурин) — Искәндәр, “Банкорт”(Г.Камал) — Сираҗетдин һ.б. Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Әҗәл образын башкарып, үзенә үлемсезлек яулаган артист Равил ага театр сәхнәсеннән тыш эстрадабызда да үз кеше. Ул төрле авторларның әсәрләрен, юморескаларын оста башкара. “Югалту”, “Бөркетләр” һ.б татар фильмнарында да үзенең кабатланмас образлары белән тамашачыны сөендерде Равил Шәрәфиев.

Сәхнәдә татар теленең сафлыгы өчен җан атучыларыбызның берсе дә әле ул. Аның тел культурасы күпләр сокланырлык һәм яшьләргә үрнәк булырлык.

6 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында яраткан артистыбызның юбилей кичәсе узачак. Олуг артистны 75 яшьлеге белән котларга дуслары, хезмәттәшләре һәм талантына баш игән тамашачы киләчәк. Юбилей кичәсендә спектакльләрдән өзекләр куелачак һәм танылган эстрада башкаручылары чыгыш ясаячак. Камал театры артистлары исә юбилярга көтелмәгән бүләкләр дә ясарга ниятли!
“Бәхетлеме сез?” дигән сорауга элегрәк мин “Юк” дип җавап бирә торган идем. Чөнки бәхетсез илдә бәхетле булып булмый, дип уйладым. Ләкин соңгы вакытта бу фикерем үзгәрде. Бәхет кешенең үзеннән тора икән бит”, — дияргә ярата Равил абый.

Чыннан да, йөзләгән, меңләгән, миллионлаган тәмашачының мәхәббәтен яулаган, үз иҗаты аша аларны олы сәнгатькә тарткан шәхес бәхетсез була алмый торгандыр…

http://yanalyk16.ru/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

шестнадцать − 7 =