Җырчы Рамилә Хәйретдинова ире Рамилнең балаларына дога өйрәткән күренешне видеога төшереп, инстаграмга элеп куйган. Әлеге кадрлар тамашачыларының күңеленә бик тә хуш килгән.
«Кечкенә чактан ук балаларың белән Аллаһы Тәгалә турында сөйләшмәсәң, олыгайгач Аллаһы белән балаларың турында сөйләшергә туры киләчәк. Безнең кичләр менә шулайрак уза. Рәхмәт, әтисе! Догаларның көче бар!» — дип яза Рамилә.
«Бик тәртипле сез! Бәхетле, ризыклы булыгыз!», «Менә бит нинди матур, тәрбияле гаилә», «Искиткеч матур күренеш!» — дип комментарийлар калдырган тамашачылары.
Посмотреть эту публикацию в Instagram