Туган көне: 10 март 1968 г.
Татарстанның атказанган артисты — 2010
Артист. Татарстанның Балык бистәсе районы Казак Чаллысы авылында туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт татар театрында эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына. 1990 елдан ТүбәнКама шәһәренең Нефтехим берләшмәсе каршындагы театр студиясендә, 1996 елдан Халык иҗат йортында артист-вокалист булып эшли. 2003 елдан ТүбәнКама драма театрында, 2004 елның августыннан Татар академия театрында артист.
Камал театры сәхнәсендә уйнаган беренче рольләре:
Мирсәет — «Талак, талак» Х.Вахит
Карт Убырлы — Кечтүкле уен — Илгиз Зәйниев
Әмир — Мулла — Туфан Миңнуллин
Амур — Диләфрүз — Remake — Туфан Миңнуллин
Сәйфулла — Яшь йөрәкләр — Фәтхи Бурнаш
3 кнәз — Ханума — Авксентий Цагарели
Әбелкарип — Кыю кызлар — Таҗи Гыйззәт
Пәтрәй — Зәңгәр шәл — Кәрим Тинчурин
Зариф яшь чакта — Телсез күке — Зөлфәт Хәким
2 хезмәтче — Тәкъдир — Педро Кальдерон (Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе)
III кода — Казан сөлгесе — Кәрим Тинчурин
Әкми — Гөлҗамал — Нәкый Исәнбәт
http://kamalteatr.ru/actors/actorstat/166.html