Татар эстрадасының бер төркем хатын-кыз җырчысы бергәләп бәбигә уздылар, бергәләп йөклелек чорын кичерделәр, бергәләп бәби таптылар, хәзер дә бергә-бергә бәби үстерәләр. Боларның барысын да фотосессияләрдән белеп-күреп торабыз.

Лилия Муллагалиева шушы көннәрдә #офигевшийхатыннар дигән хештег белән кызыклы фото бастырды. Замирә Рәҗәпова, Лилия Муллагалиева һәм Гөлназ Хәлимова рәхәтләнеп мунча керәләр. Фото астында мондый язу: «Хәерле төннәр! Төн җиткәч, безгә дә мунчага чират җитте! Бәбиләр һәм әтиләр йоклый… Ну, йокларга тиеш… Һәрхәлдә шулай, дип уйлыйбыз! #офигевшийхатыннар».

Лилиянең ире Илсур бик кунакчыл кеше булса кирәк, әле күптән түгел генә 100гә якын дус-иш, туган-тумача белән бәби тәпие юганнар иде. Шул көннән соң да Идел буенда урнашкан Хуҗамәт авылындагы йортта кунак өзелми. Йә бәби тәпие, йә бәби чәе, йә мунча керү…

 

3

Бәби чәе

2 

Лилиядә кунакта

  1. Малик:

    Эх, шушы кызлар белән мунча керсәң иде…

  2. сәфәрче:

    Да, Малик, явно не твой гарем.. Тик өметеңне генә өзмә, бәби чәендә ирләр сирәк күренә бит… Аннан, бүгенге заманда яхшы ир-ат — офигенный дефицит…

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

четырнадцать − два =