1938 елның 25 январенда Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле үзенчәлектәге төп рольләрдә уйнаучы танылган талантлы, көчле темпераментка ия булган артистка. Образның эчке дөньясын, барлык кичерешләрен тирән итеп ача белә һәм шуңа тәңгәл килерлек тышкы төсмерләр, төгәл сурәтләү чаралары таба. Ул иҗат иткән төрле яшьтәге хатын-кыз образлары халыкчан һәм милли булулары белән дә әһәмиятле.

Аның рольләре: Гандәлиф — «Көзге ачы җилләрдә» (А.Гыйләҗев), Маһисәрвәр — «Чаткылар» (Т.Гыйззәт), Гөлчирә — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Розина — «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше), Мәйсәрә — «Американ», Нәгыймә — «Назлы кияү», Хәдичә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Рокыя — «Чикләвек төше» (Г.Ахунов), Сәрдия — «Кан кардәшләр» (Ю.Әминов), Фемида — «Ташлама утны, Прометей!», Тәңкәбикә — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Миңзифа — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла), Таланова — «Ябырылу» (Л. Леонов), Миләүшә — «Миләүшәнең туган көне», Миләүшә — «Дуслар җыелган җирдә», Миләүшә — «Хушыгыз!», Өммия — «Әлдермештән Әлмәндәр», Гөлфинә — «Әниләр һәм бәбиләр», Мария — «Илгизәр + Вера», Әүдәки — «Гөргөри кияүләре», Әсимә — «Йөрәк маем», Хәбирә — «Сөяркә», Шәмсенур — «Үзебез сайлаган язмыш» (Т.Миңнуллин), Гөлҗиһан — «Банкрот» (Г.Камал), Сәхилә — «Хуҗа Насретдин», Зифа — «Зифа» (Н.Исәнбәт), Гөлсем — «Мирас» (Г.Каюм), Хәнифә — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев), Роза — «Ташлама мине» (Ф.Бүләков) һ.б.

Россиянең хал. арт. — 2000 ел.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1998 ел.

http://matbugat.ru/enc/ihsanova-minullina-nib-gyymay-kyzy-2538/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

десять − пять =