Зөфәр Хәйретдиновның «Интертат»ка биргән интервьюсында: «Ландыш, Иркәгә килгәндә, әллә кайчан танылырга тиеш иделәр. «Барс”та ун елдан артык эшлиләр бит. Ун ел эчендә җырчы популяр булып, кире төшәргә тиеш. Әле һаман популяр булып китә алмыйлар», — дигән сүзләре җырчы Иркәдә ризасызлык тудырган. Аның Зөфәр Хәйретдиновка кискен җавабын үзгәртмичә ничек язган шулай тәкъдим итәргә булдык:

«Беренчедән, эстраданың үткәнен бәяләп, киләчәген фаразлый белүче зыялы шәхесләребез булуга тагын бер кат сөендем. Шулай да, әйтелгән сүзләрнең күбесе белән килешә алмыйм. Шәхсән мин гомеремне иҗатка багышладым. Теләгәнемә ирешә алдыммы, юкмы, монысын тамашачы гына беләдер. Алай да, гаилә корып, 3 бала тәрбиялим һәм балаларым минем өчен һәрвакыт беренче урында. Шуңадыр, мин, хатын-кыз, әни буларак, үз вакытымны күбесенчә балаларыма багышлыйм. Бәлки шуңа, уңышыма бераз соңарганмындыр да.

«Ландыш белән Иркә» дип безне янәшә куюны бик үк аңлап бетермәдем. Әйтерсең, без дуэт булып килеп чыкканбыз. Безне чагыштыру — гомумән дөрес түгел. Дөрес, без икебез якынча бер вакытта «Барсларга» килдек, тик без икебез ике төрле халык…

Мин бүгенгәчә тир түгеп фидакарь хезмәт куям, һәрвакыт тере тавышка җырлыйм, авызымны фонограммага гына ачып тормыйм.

Шуңадыр, азмы-күпме, Казанда ел саен кассага 2-3 концерт куярлык үз тыңлаучым, еллар буе бергә иҗат юлы буйлап барган кешеләрем бар. Соңгы елның иң зур табышы — гаиләбез «Бәйрәм» ансамбле белән дә тулыланды, Аллага шөкер, гомер буе таныш булгандай, туганлаштык. Мин үземнең гаиләмә бик рәхмәтле. Барлык тыңлаучыларыма рәхмәтле. Командама рәхмәтле. «Барс-Медиа»га рәхмәтле. Елына 70-80 концерт куябыз. Алга таба, Алла боерса, бергә зур үрләргә менербез.

Өстәп куй, дисәгез, Зөфәр абый фикереннән бер исем — Эльмира Сөләймановада да шәхсән зур потенциал күрәм.
Гүзәл Уразованы эстрада күгенең иң югары катында балкучы йолдыз дип саныйм. Без — төрле-төрле, әмма без — татар эстрадасы. Начар булсак та татарныкы, яхшы булсак та. Ничек кенә булмасын, безгә бергә, бер юнәлештә — халыкка хезмәт итәргә язган.

Тагын бер теләгем бар: ялгышканда төзәтеп, абынганда — кул бирешеп, бергә яшәсәк иде, дуслар. Милләтебезнең көче — бердәмлектә. Бер беребезне чукымыйк«, — ди Иркә.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

18 − 9 =