Мөнирә Закир кызы Булатова (Бикбулатова) (1914 елның 19 мае, Архангельск — 2011 елның 31 мае, Казан) — күренекле татар опера җырчысы, мөгаллиммә, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе, Русия һәм Татарстанның халык артисты. Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, күпсанлы медальләр иясе.

Ул 1914 елның 19 маенда Архангельскта дөньяга килә. 1925 елны аталары үлгәч гаилә Идел буена, Кармыш авылына катйа. 1926 елны Мөнирә Казандагы Татар балалар шәһәрчеге мәктәбенә урнаша. 1930 елда Казан индустриаль техникумында, 1934—1936 елларда Казан музыка училищесында, 1936—1938 елларда Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый. 1953 елда ул Мәскәү консерваториясендәге вокал факультетын уңышлы тәмамлый.

Җырчы беренче тапкыр тамашачы алдында 1939 елда Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиһановның «Качкын» операсында Бикә партиясе белән чыгыш ясый. Кырык ел дәвамында ул төп солистларның берсе булып тора: чит илләр, рус, татар композиторлары операларында дистәләрчә партияләрне башкара. Аның милли опера репертуарын булдыру һәм формалаштырудагы роле дә гаять зур: Мөнирә «Жәлил» (Хәят), «Алтынчәч» (Тугзак), «Наемщик» (Шәрифә Бикә), «Башмагым» (Жиһан) һәм башка спектакльләрендә онытылмас образлар тудырган.

Мөнирә Булатова шулай ук үзен татар һәм рус композиторлары романсларын башкаручы оста җырчы буларак таныта. Рөстәм Яхин романсларының күпчелеген башкара.

Җырчы ССРБ шәһәрләрендә, Болгария, Румыния, Монголиядә бик куп гастрольләрдә була. Бөек Ватан сугышы елларында ул концерт бригадасы белән 70 тапкырдан артыграк өченче Балтыйк буе фронты солдатлары алдында, Совет Армиясе частьләре, госпиталь һәм санчастьләрдә, шулай ук фронтка ярдәм йөзеннән оештырылган концертларда чыгыш ясый.

Ун елдан артыграк вакыт дәвамында җырчы Бетенрусия театр җәмәгатьчелегенең Татар бүлеге рәисе булып торды, Советлар Союзы Чехословакия дуслыгы җәмгыятенең Казандагы бүлегенә җитәкче иде, шәһәр Шурасы депутаты итеп сайланды.

1978 елдан Мөнирә Казан дәүләт мәдәният институтында укытты.

Мөнирә Закир кызы Булатова 2011 елның 31 маенда Казанда вафат булды. Аның белән хушлашу 1 июнь көнне узды.

http://tt.wikipedia.org/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

двадцать − два =