Мәшһүр татар шагыйре, журналист.

Мөнир Мазунов 1918 елның 1 апрелендә хәзерге Пенза өлкәсенең Лопатин районы Иске Карлыган авылында туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары Әстерхан педагогика техникумды белем ала, аннары бер ел Ижау шәһәрендәге урта мәктәпләрнең берсендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1939 елда Совет Армиясенә алынып, Бөек Ватан сугышы елларында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, 1945 елның җәендә, «Тревога» исемле фронт газетасының алгы сызыктагы корреспонденты буларак, япон гаскәрләренә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Армиядә чагында КПСС сафларына әгъза итеп алына (1943). 1982 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы.

1987 елда вафат була.

Иҗат:

Беренче шигырьләре сугышка кадәрге елларда Әстерхан һәм Ижау шәһәрләрендә чыга торган татарча газеталарда басыла. 1948 елда шагыйрьнең “Елда унике ай” исемле беренче китабы дөнья күрә. Ул барлыгы ике дистәдән артык китап бастырган. Аларның күбесе балаларга багышланган. Күп китаплар авторы:

«Елда унике ай» 1948 ел
«Безнең тавыш» 1951 ел
«Яшьләр җыры» 1954 ел
«Син дә белергә тиеш» 1955 ел
«Йөрәк җырлый» 1958 ел
«Энесенә ул апа» 1960 ел
«Урал улы» 1962 ел
«Нәни төзүчеләр» 1967 ел
«Ул кайтмады» 1968 ел
«Ак күгәрченнәр» 1973 ел
«Туган як» 1975 ел
«Ихлас күңелдән» 1980 ел
«Офыклар» 1988 ел.

Мөнир Мазуновның шагыйрь буларак иҗади йөзе нәниләр өчен язган шигырьләрендә һәм бигрәк тә җырларында чагыла. Аның “Туган як” (Мансур Мозафаров көе), “Язгы хисләр” (Рөстәм Яхин көе), “Яшьләр җыры”, “Әниемнең җылы кочагы” (Ә.Бакиров көйләре) кебек популяр җырлары бар.

Мөнир Мазунов Джанни Родари, М.Нагнибеда, Самуил Маршак, Михаил Лермонтов, Николай Некрасов кебек олы талантларның һәм башка әдипләрнең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Үзен тәрҗемәче буларак та таныта.

http://tt.wikipedia.org/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

5 × один =