Мансур Әхмәт улы Мозаффаров — композитор һәм педагог, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе.

Мансур Мозаффаров 1902 елның 6 мартында Казанда Хуҗиәхмәт мулла гаиләсендә туа. Күп тә үтми әтисе вафат була. Мансур әнисе, танылган шагыйрә, кызлар мәктәбендә укытучы Маһруй Мозаффария тәрбиясендә үсә.

1945 елдан Казан консерваториясендә укытучы.

Татарстанның халык артисты (1964), Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1950).

Төп иҗат җимеше — «Галиябану» операсы (1940).

Мансур Мозаффаров 1966 елның 20 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була.

http://tt.wikipedia.org/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

четыре + семнадцать =