Лилия Муллагалиева ирен туган көне белән котлап, Инстаграмда кызыклы вакыйга белән уртаклашкан. «Аның ике номеры бар телефонда. Берсе Ильсуркам, икенчесе Ильсурчик дип язылган. Исемлектә ИлСаф белән рәттән чыга. Кайчак үземнең Илсурыма дип аталган смслар ИлСафка киткәли. Я руль артында, я берәр ничек кояш астында тиз генә язып я сөйләп җибәрәм дә, ИлСафның көлеп җибәргән смайликлары килеп төшә. Инде менә төзәттем, Илсуркаем дип язып куйдым. Мин бу турыда аның үзенә дә әйтеп, кайчак шулай көлешеп алабыз» ди Лилия.
17.07.2019 10:51