Танылган алып баручы һәм шагыйрәЛәйлә Дәүләтова инстаграмында кызыклы язма урнаштырган. Әлеге постны укый башлаган язылучылары, йомшак итеп кенә әйткәндә, шок хәлендә калган. «Юк кына сәбәп аркасында аерылыштык. Очрашырбыз дип шашынган йөрәгем бозга әйләнгәндәй булды. Вакытлыча гынадыр дип, өметләнәм… » дип башлаган ул үзенең язмасын.

«Сине сагынудан башкаларга тартылам… Ләкин, алар синең кебек түгел… Рәхәт түгел. Дөньямны онытып яратырлык түгел. Нәкъ җырдагыча. Син түгел ул…Син түгел… Мине гашыйк итү бик кыен шул. Мин яратсам бөтен йөрәгем белән яратам. Шуңа күрә үзем генә яшимдер. Бәлки син дә мине сагынасыңдыр. Кочаклауга чыркылдап көлә торган юләр кызны сагынмый калмассың әле!… Сиңа багышлап никадәр шигырьләр яздым. Синең янда, синең кочакта һәрвакыт фотога төшәргә ярата идем. Юк. Башкалар сыман кешегә күрсәтер өчен түгел. Беркемгә дә күрсәтмәдем диярлек. Шулкадәр супер фотолар булсалар да. Арада бик үк киенмәгәннәре дә бар. Интим фотолар… Андый фотолар сер булып сакланырга тиеш. Хәтерлисеңме, беркем дә күрмәгәндә икәүдән-икәү генә фотосессия ясаган идек. Кем белә, бәлки берәрсе читтән генә күзәткәндер дә. Бәлки күз тигәндер. Эх, нәни кызым да бик яраткан иде шул Сине… Синең кочакта үсте бит. Бәлки балам шулкадәр яратканга күрә мин сиңа гашыйк булганмындыр. Аңа ничек аңлатырга да белмим. Әлегә башка очрашмыйбыз дигәч, шаккатты. Аңлыйм… Синең минем кебекләр күптер. Бәлки мин синең меңнән береңдер. Бары тик бердәнбер булырга яратсам да, бу очракта мин берни дә эшли алмадым. Сине яратмыйча мөмкин түгел шул. Эх, бәлки син мине бөтенләй оныткансындыр. Мине уйлап та карамыйча әлеге мизгелләрдә башкалар кочагындадыр. Бергәләп таң атканын күзәтәсездер. Алар да шулай бәхеттән исереп селфи ясыйдыр. Көнләшүдән йөргем ярыла кебек.Сезнең дә минем хәлдә калганыгыз бармы, дусларым? Аңлыйсызмы мине?

Әллә инде сез дә минем кебек диңгезне сагынасызмы? Ниләр уйлавыгызны язып җибәрегез әле, яме! Йөрәгем тынычлансын», – дип яза Ләйлә Дәүләтова.

«Күпме кешене аңгырайтып бетердегез бу язмагыз белән. Гади халык аңларлык итебрәк язсагыз яхшы булыр иде»

«Һәр мәзәктә хак булган өлеш бар, исән-сау, бәхетле булыгыз!»

«Ходаем! Диңгезне генә сагынып яшәргә язсын» – дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

пять + пятнадцать =