Артист, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә Мисбах ролен уңышлы башкарганы өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Оренбург губернасы Шарлык өязе Мостафа авылында 1896 елның 17 (29) сентябрендә туа.

1916 елда «Ширкәт» труппасында эшли башлый.
Гражданнар сугышы елларында фронт театр бригадаларында эшли. Соңрак — Хива, Бохара татар театрларында. 1920 еллар башында Үзбәк киностудиясендә берничә фильмда уйный: «Мәчет гөмбәзе астында», «Рәвәт чүл бүреләре», «Икенче хатын», «Кемдә хакимият», «Махау авырулылар». 1928 елда Казанга килә һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Х.Әбҗәлилов — татар халкының олы талантка ия булган мәшһүр артисты. Ул иҗат иткән образлар үзләренең гадилекләре, табигый лекләре, тышкы яктан беркатлылыклары белән аерылып торсалар да, эчке дөньялары — тирән кичерешләргә бай, ачык фикерле, зирәк шәхесләр. Әбҗәлилов искиткеч сөйкемле, импровизациягә бай артист иде.

Аның рольләре: Локман — «Томан арты» (Ш.Камал), Тихон — «Яшенле яңгыр», Шмага — «Гаепсездән гаеплеләр» (А.Островский), Омелько — «Мартын Боруля» (И.Карпенко-Карый), Боцман — «Разлом», Харитонов — «Диңгездәгеләр өчен» (Б.Лавренев), Биктимер — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), Хуҗа — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), Лир — «Король Лир» (В.Шекспир), Гыйльманов — «Миңлекамал» (М.Әмир), Сираҗетдин — «Банкрот» (Г.Камал), Яков — «Соңгылар» (М.Горький), Мисбах хаҗи — «Җилкәнсезләр» (К.Тинчурин), Полежаев — «Тынгысыз картлык» (Л.Рахманов), Кучумов — «Котырган акчалар» (А.Островский) һ.б.
СССРның халык артисты — 1957 ел.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1958 ел.

http://www.gabdullatukay.ru/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

одиннадцать + два =