Бөек татар җырчысы. Опера җырчысы, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган. Ул татар, рус, көнбатыш операларында катлаулы партияләрне уңышлы башкара. Х.Бигичев шул ук вакытта эстрада артисты, татар халык һәм аерым авторлар җырларын камил башкаручы.

Хәйдәр Бигичев 1949 елның 14 июнендә хәзерге Түбән Новгород (җирле сөйләмдә Нижгар) өлкәсенең Чүмбәли (рус. Чембилей) авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Хезмәтен тутыргач, башка авылдашлары шикелле Мәскәүдә берәр заводта эшкә урнашырга дип китә. 1971 елда, алар районында гастрольләрдә булган җырчы Фәхри Насретдинов егеттәге сәләтне күреп алып, Мәскәү җырчысы Сөнгать Җәләлетдинов һәм Нәҗип Җиһанов ярдәмендә аны Казан дәүләт консерваториясенә укырга җибәрелүенә ирешә. Консерваторияне тәмамларга бер ел кала, 1977 елда, аны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист итеп алалар.

Опера театрында куелган әсәрләрдә ул төп рольләрне башкара. «Кармен»да – Хозе, «Тоска»да – Каварадосси, «Пиковая дама»да – Герман, «Борис Годунов»-та Самозванец партияләре Бигичевның киң диапазонлы җырчы икәнен исбатлады. Дж. Вердиның «Отелло» операсындагы Отелло образы исә иҗатының йөзек кашы була. Татар операсын танытуга Бигичев башкаруындагы Самат (Х.Вәлиуллин, «Самат»), Җик Мәргән (Н.Җиһанов, «Алтынчәч»), Җәлил (Н.Җиһанов. «Җәлил»), Батырҗан (С.Сәйдәшев, «Наемщик»), Закир (Б.Мулюков, «Кара йөзләр») рольләре өлеш керткән.

1998 елның 13 ноябрендә вафат була. Кабере Казанда, Яңа бистә зиратында.

Бүләкләр:
Татарстанның халык артисты (1980), РСФСРның атказанган артисты (1986), Татарстанның Г. Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты (1984).

http://tt.wikipedia.org/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

4 × два =