Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу Корбан гаетен бәйрәм иткән көнне тәүге тапкыр әни булган иде. Бу шатлыклы вакыйга белән ул үзе уртаклашты. Моңа кадәр «Матбугат.ру» Алсуның ире яңа туган кызын кулларына алуын, сабыйның буе 52 см, авырлыгы-2,975 кг. булуын язган иде. Әти-әнисе сабыйларына гадәти булмаган исем сайлаган. Раина.

Шушы көннәдә Алсу Инстаграм битенә кечкенә кызчыгының фотосын элгән. Раинага өч ай. «Тәмле кызыбызга өч ай. Минем тормышымдагы иң рәхәт өч ай. Сәламәт булып үс, кызым. Без әтиең белән сине бик яратабыз!»- дигән Алсу фото астына.

Бер укучы: » Әниең ашап бетерер иде бу кызны, Әминәне дә бик ярата иде», — дип комментарий калдырган.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

один + 16 =