ТНВ алып баручысы Венера Иванованың икенче диплом алуын күптән түгел генә язган идек. Венера туташ укырга да өлгерә, шәп итеп ял итәргә дә онытмый. Шушы көннәрдә ул диңгез буеннан кайтып керде.

Бу юлы очкыч аны Черногориягә алып барган. Бу илне әле Монтенегро (Кара тау дип тәрҗемә ителә) дип тә атыйлар. Венера инглизчә шактый әйбәт сукалый. Бер матур җирдә фотога төшәргә теләгәч, якындагы бер туристтан инглизчәләтеп фотога төшерүен үтенгән. «Кая, бир фотоаппаратыңны, төшерәм!» — дип әйтмәсенме теге «европалы»! Баксаң, бу үзебезнең милләттәшебез икән, Черногориягә ялга килгән. Менә шулай, танылган кешеләргә, кая гына бармасыннар, шактый авырга туры килә. Монда мине берәү дә белми, берәү дә танымый дип йөрерсең, артыңнан килеп берәр Кукмара кешесе «Кая, бир фотоаппаратыңны, төшерәм!» дип әйтеп кую бар.

1

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

2 × 3 =