Гаугалы журналист Искәндәр Сираҗи бүген яшь журналистлар белән очрашты. Искәндәр әфәнде үзенең кискен фикерләре белән таныш, шул исәптән татар эстрадасына карата тәнкыйте белән дә. Бүгенге очрашуда «Сираҗи сэзе» газетасы баш мөхәррире күп кенә җырчыларга тәнкыйть яудырды.

«Элвин Грейдан татар милләтенә бернинди файда юк, Элвин Грей дигән кушамат алганы өчен генә булса да», — диде Искәндәр Сираҗи. Радик белән якыннан таныш түгел икән һәм аның популярлыгы нидән килүен аңламый.

Суперпопуляр Фирдүс Тямаевка карата да шундый ук фикердә булган. «Бу нинди недорозумение инде?» — дип карый торган булган Тямаев чыгышларын. Әмма бер утырып сөйләшкәннән соң, Фирдүсне аңлаган ул. «Әлегә минем концертка кеше йөри, шуңа концерт куям. Йөрми башлагач, туйлар-мәҗлесләр алып барырга чыгып китәчәкмен», — дигән җырчы. «Фирдүс өчен сәхнә бизнес икәнен аңладым, — ди Сираҗи, — әмма ул эчкерсез иҗат итә, шуңа да тамашачы аны ярата».

Очрашуда шулай ук «Үзгәреш җиле»н оештырган Венера Ганиевага, Буа театрын ташлап эстрадага киткән Ринат Рәхмәтуллинга һәм тагын бик күпләргә каты гына эләкте.

  1. Искэндэр Сиражинын узеннэн татар миллэтенэ ни файда ?

  2. Абдулло:

    Молодец Сиражи,бердэн бер татарнын либиралы хэм оппозиционер миллэтчесе.

  3. сәфәрче:

    Икесеннән дә бер чамадыр, Илгизә ..
    Тик, җәмәгать, ilgiza булгач вә ике нокта белән язгач, әлбәттә, Элвин белән Элтон яклы һәм файдасына була инде….,
    Эх, кая китте, милләтем, каен җиләкле сөтле чәйләрең һәм күңелләрне якты күккә очырып алып менгән менә! дигән дәртле көйләрең?!

  4. Позитив:

    Көнбатышта, көнбатыштан күреп рус эстрадасында барган шаукымга татар әле иярә генә башлады, ул кемнедер кабатламаса, татар буламы соң инде. Тегеләре өчен бу җүләрлек инде узган этап булса, татар өчен башлангыч яңалык. Э.Грей(әйе, кемдер Гәрәй дигән иде, килешәм) үзен бу шаукымның короле сыман хис итә, калганнар хушы китеп аның тилергәненә гашыйк. Бу этапны узар өчен татарга берничә дистә ел кирәк булыр әле.

  5. сәфәрче:

    Әй Уңай, соң тизлекләр бүген бик нык вә каты үсте бит. Җигангирлар хәзер тавыш тизлеге белән генә түгел, ә икенче галәм тизлеге белән эш йөртә түгелме соң? Шулай булгач, уңай җил булганда вә турыдан юыртканда, татарга, узар өчен дистәләгән ел түгел, ун ай да бик җиткән…

  6. мослим:

    узен генэ белсэ иде кем ул серажи??

  7. гүзәл:

    берсеннән дә файда юк… аның өчен Илһам абый булып туарга кирәк

  8. сәфәрче:

    Илһам ага- җыр сәнгатендә даһи ир-ат. Ул татар кавеменә вә җирдә эшләп яшәүчеләргә илаһи авазны Ана телендә җиткерә.
    Аңа алтын барсик та. алтын балык та , онлайн- реклама һәм айтиш- рейтинг та кирәкми. Ул аларга мохтаҗ түгел….

  9. сәфәрче:

    Гүзәлнең Гузэлдән аермасы — туган җир белән беренче кат күк капусы арасы, ахрысы…..
    «Аерма мине туган җиремнән. кара ипием, сөтле чәемнән».. Шулаймы? Самый-самый шулаймы?! Сами — шундый…..

  10. Тамашачы:

    Руста бер сүз бар: «это не Венера Милосская, конечно, но что-то венерическое в ней есть!» Шулар әйтмешли, мин дә сизәм:нидер бар ул егеттә. Әнә шул «нидер»не ачыклар өчен тере Грейны барып карыйсым килә әле. Сираҗига да тәкъдим итәм. Ә әлегә менә Контакттагы «Татар авазы» төркемендә урнаштырылган :»Эльвин грей — бүреләр белән бию» аудиоязмасын тыңларга мөмкин. Анда Юльякшинны «Татар радиосы» алып баручылары 2 сәгать дәвамында бүреләрчә «җәзалыйлар». Язма 2014 елгы. Актуальлеген югалтмаган.

  11. сәфәрче:

    Яшьләргә бар да килешә. Булганны вә барны гына күреп һәм күрсәтеп була. Дөрес, барып карау кирәктер. Тыңлап кына түгел, тотып та карау кирәк. Чын егет булса, күсәк белән җазаласаң да түзәр, ыңгырашмас вә шыңшымас… Уңышлар телик аларга!

  12. татар:

    Бөтен нәрсә дә үз урынында. Критика да кирәк. Критика булсын өчен, артистларның төрлелеге дә кирәк)))

  13. сәфәрче:

    Тәнкыйтьче һәм сәхнәче, кәнишне, борын- борыңгыдан бер берсеннән башка көн күрмәгәннәр. Тик артык сикермәсеннәр вә үрчемәсеннәр генә , атка печән салырга да кеше калмас бит. Аннан, әйбәт кенә тартып бара башлаган яшь атның башына күсәк белән ору дөрес эш түгел диләр, җигә белгән акыллы агайлар. Күпне күргән әбиләрнең кулындагы кычыткан җитмиме икән, яф-файмашш …

  14. Ярар инде,эйдэ Грей да булып карасын сон хэзерге «истрада»да……

  15. сәфәрче:

    Миңле вә бәк мәрхәмәтле Мин галиҗәнәбләре!
    Безне, «истрада» әһелләрен һәм факир фәкыйрьләрен аңлап, бездә бүген кышкы урак өсте икәнен күреп- белеп, тамашачыларыбызны тагын бер тапкыр кыздырып алырга рөхсәт итүегез өчен, Сезгә чиксез вә чутсыз рәхмәтлебез.!!
    Бик тә тирән ихтирам белән, тамада- продюсер -экспрофи: Әлвән Фәлвән кызу Гәрәй.

  16. мөслим:

    Илдус Фәизгә мөфти вакытында нинди пычрак сүзләр әйткәнен хәтерли микән?

  17. Рамай:

    Элтонны Элвин дэрэжэсенэ куймагыз Инде.

  18. сәфәрче:

    Эх, Рамай, яшь чагым — җүләр чагым! — дигәндәй, искә төшер әле шул яшьлекнең бер мизгелен һәм назлы майның тәүге җылы кичен!
    Әллә тальян гармун уйнап вә Рамайны җырлап, Җүлиеттә тәтәйнең кече кызын уйлап, урам йөргәндә, итальян егете Ромеодан ким идеме сәләтең вә хәләтең?! Дәрәҗә, имеш, безнекенең — яшьлеге бар….

  19. Рамай:

    Сэфэрчегэ: яшьлекнен бер генэ начар ягы бар, ул бик тиз утеп китэ, дигэн берэу. Моны, кеше китэ, жыры кала дип Дэвам итэр идём. Монын ни нэрсэсе калыр икэн. Яшь, жулэр. Хэм ……. Бетте

  20. Рамай:

    Стражи бик нык на личности переходит, минемчэ. Беспристрасность житеп бетми Ана журналист буларак. Хэм оскорблениялар дэрэжэсенэ тошеп бетэргэ кирэкми берэугэ Дэ.

  21. Рамай:

    Позитив бик дорес язган. Кушып шуны эйтэм, грейнын искиткеч мактаулы койлэре вэ пранжировкалары бит тэ 99-00 елларныкын хэтерлэтэ. Менэ сина эксклюзив и яналык! Э Элтоннарны ишетмэгэннэр кулэ бата тынлый.

  22. Илдар малик:

    Мин анлыйм Грейнын популярлыгы нидэн килуен. Халык жырлауны чинаудан аера алмый башлады хэзер. Бу малайнын популярлыгы тамашачынын жыр сэнгатен анлаудан ерак торуыннан килэ.

  23. Бу мин тугел:

    Яшь вакытта, тиле вакытта эллэ нинди жыр да тынлаган, аны бик матур дип санаган… Хэр заманнын була инде узенэ бер «ак каргасы»..)

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

один × 3 =