Артист Илсур Мортазаның тормыш иптәше — “Шахбан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте солисты Мортазина (Шәрәфетдинова) Мәүлидә Нургали кызына “Татарстан Республикасының атказанган артисты” мактаулы исеме бирелгән.
«Көмеш туй», «Гөлләр иле», «Улым — минем киләчәк», «Аермасын язмышлар» һ.б. җырлар авторы Мәүлидә ханым бу хакта ВКонтакте битенә язып, үзе уртаклаша чыкты:
“Бүгенге көннең куанычлы яңалыгы… Мин язмышыма рәхмәтлемен!” — ди ул.