Танылган продюсер Илфак Шиһапов күптән түгел Казанның «Муравейник» сәүдә үзәгендә кибет ачкан иде. Анда милли товарлар — китап, диск, газета, сувенир китерелде. Әлеге кибетнең ачылуы массакүләм мәгълүмат чараларында да, интернетта да бик киң яктыртылды. Әмма… бер ай да узмады, кибет ябылды.

Сәүдә ноктасында Илфак үзе һәм кызы Зәринә эшләр дип планлаштырылган булган. «Татар басмаларын сату – милләт өчен бәлки соңгы талпынышымдыр» дип «Азатлык»ка интервью да биргән иде Илфак әфәнде. Шул башисемгә ияреп, журналист Искәндәр Сираҗи болай дип төрттерде: Илфак Шиһаповның кибетен ябып куюын күрми дә калганмын. Бүген газетаның яңа санын бирермен, теге китапны алырмын дип барган идем, анда инде әзәри кешесе хуҗа булып йөри. Милли талпыныш барып чыкмады, халык үзе өчен кылынган игелекле гамәлне бәяли белмәде булса кирәк…Ә идея әйбәт иде...

«Артистлар.ру» кибетнең ник шулай тиз ябылуын Илфак Шиһаповның үзеннән белеште.

«Җәй ае. Несезон. Шуңа күрә ябылды. — диде ул, — Көздән тагын ачарга исәп. Әмма бу урында түгел, башка җирдә. Бу урында татарлардан бигрәк көнъяк халкы күп йөри булып чыкты».

1

Кибет аерым керү хутлы иде

4

Журналист Рөстәм Исхакый кибеттән видеосюжет әзерли

3

Кибет киштәсендә күбесенчә китап, открытка, газет һәм диск

2 

Илфак Шиһаповның кызы Зәринә

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

восемь + 2 =