Илфак Шиһапов һәм Айсылу Габдинова турындагы имеш-мимеш учагына утынны җырчы һәм продюсер үзләре үк өстәп тора. Игътибарыгызга кызыклы видео. Бу юлы Илфак интервьюер, ә Айсылу интервью бирүче ролендә. Ни кызык, Шиһапов Габдиновага «Сез» дип эндәшә, әйтерсең, алар шушы видеоны төшерү алдыннан гына танышкан. Карыйбыз:

 

  1. сәфәрче:

    Фани дөньяның имеш-мимеш учагы ахирәтнең тәмугъ учагыннан бер дә ким түгелдер. Ә бу иҗади пар икәүләп утын өстиләр дисезме? Җаны теләгән, җылан ите ашаган ди. Кызык өчен вә мишәрләр күк кыздырып….
    Ә әңгәмә бердәм дәүләт имтиханына бик охшаган. Сылу җырчыбыз көзге ачы җилләрдә вә айсыз озын кичләрдә ерак авылларның караңгы күген яктыртырга әзер. Тилевәзир исемле көзгедә генә түгел , әлбәттә.. Уңышлар телик!!

  2. Абунәче:

    Берәрегез белмиме: Илфак Шиһапов чыгара торган «Тишек» һәм «Нихәл, кызый?» газеталары ябылды мәллә ул? Быелның икенче яртыеллыгына икесенә дә язылган идем, инде октябрь үтеп бара, берсен дә күргән юк әле. Бу юларны күрсә, бәлки Илфак үзе җавап бирер.

  3. Интервью алучынын сораулары жаваплардан эллэ ничэ тапкыр озын… Кызык тугел тынларга. Илфак ботенесен узе сойлэп бара.

  4. сәфәрче:

    И Абунәче, бераз гына сабыр бул, җавабын да бирер, ике гәҗите дә парлашып килер. Ходай кушып, язылган булса…
    Тик, бу «юларны» остарган гәҗитче күрсә, бәлки түгел, ә тучны-туч — көтеп тор!! Озын сүзнең кыскасы: ашыкма…

  5. Абунәче:

    Сәфәрче, гафу ит инде, ашыкканмын шул: «юлларны» сүзендә бер «л» төшеп калган. Ике гәҗите дә парлашып килер дигәнсең дә… Берсе дә күренми бит әле. Айга бер чыга торган гәҗит дүрт ай үткәч тә килмәгәч инде… Безне, абунәчеләрен, төп башына утыртты ахрысы, Илфак. Газеталары вакытында чыкмагач, бер тапкыр гафу үтенгән иде инде. Ул вакытта эчеп яткан иде. Хәзер сәбәп нәрсәдә икән?

  6. сәфәрче:

    Ий, Әбүнәче, сәбәп нәрсәдә генә булса, кесәдә вә кәсәдә тулык була.. Элек айныгач, гафу үтенде дисең инде… Гомер вә Гөмәр Хайәмгә бәндәләр алдында гафу үтенергә кирәкмәстер, бәлки. Алар бүген дә балкый…..

  7. Рузиля М:

    Абунэче, котмэ. Хыялланма. Ул газеталар- Илфакнын чираттагы килеп чыкмаган проекты. Сайт ачып карады, кибет ачып карады, газета башлап карады, Илсоя белэн «проект» башлап карады….и ботенесен дэ ташлады. Сэбэбен белэсез.

  8. Абунәче:

    Рузиля М. Бу сүзләрегезне ышанычлы чыганакларга таянып әйтсәгез, алар хак булса бик кызганыч, әлбәттә. Гәҗитләр чынлап та ябылган икән инде, Илфак үзенең подписчикларын алдаган булып чыга бит. Чыгара алмаслык булгач, каталогка кертмисе булгандыр. Кыскасы, гәҗитләр дә юк, акчалар да җилгә очты. «Тишек» белән «Нихәл, кызый?»ның бәясе икесе бергә 500 сумнан артыграк тора иде. Әгәр аларга кара исәп белән 1000 кеше язылган дип фараз кылсак, Илфакка подпискадан 500 мең сум акча кергән булып чыга. Бер дә аз акча түгел. Газеталар — чыкмый, ә акча — кесәдә. Шәп бит!

  9. сәфәрче:

    Кара инде бу ике әшнә эшче балл кортың…. Бызгый- тузгый манчыйлар болар чорсыз Илфакны , тәки очлыйлар бит аның табышын…
    Хәтә, кара көз җитте бит , табигый табыш бетте.
    Бераз рәхимлерәк һәм шәфкатьлерәк булыйк, туташлар….

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

три × три =