Танылган җырчы Гүзәл Уразованың яңа сайты эшли башлады. Адресы үзгәрмәде — urazova.ru. Хәзерге сайты заманча һәм зәвыклы. Аны 22 август көнне төп-төгәл 09:00дә ачабыз дигәннәр иде — сүзләрендә тордылар. 08:59да ачып караган идек — сайт әле эшләмәде. Ә 09:01дә инде ачык иде.
Сайтның беренче битеннән үк Гүзәл үзенчәлекле образда килеп баса. Теш арасына гөлчәчәк ботагы кысып төшкән фотоны руслар булса «дерзкий» дип атарлар иде. Башта — образга туры килеп торучы эшләпә.
Шунысы гына күңелне кыра: сайтның татарча версиясе юк. Киләчәктә Гүзәл белән Илдар моны искә алсыннар иде дигән теләктә калабыз.
сәфәрче:
Ну и поза, да и нравы у рекламщиков и фотобизнесменов… Кемгә нәрсә: кәҗәгә- кәбестә, тавыкка- бодай, эткә- сөяк, дигәндәй,. Ә гүзәл җырчыга чәчәк эләккән…..