Актер һәм режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин) 1886 елның 20 маенда элекке Чистай өязе (хәзер Татарстанның Нурлат районы) Күлбай-Мораса авылында туа. Мәдрәсәдә укыганда ул сәләтле, зирәк шәкерт була. Унике яшендә үк Коръәнне яттан белә. Аны Уральск шәһәрендәге мәдрәсәгә укырга җибәрәләр. Биредә ул Г.Тукай белән дуслаша һәм аралаша. 1907 елда Түбән Новгород шәһәренә килгәч, Г.Кариев, И.Кудашев-Ашказарский җитәкләгән күчмә татар театр труппасы куйган спектакльләрне караганнан соң, үзе теләп әлеге коллективка кушыла. Бераздан аны труппаның җитәкчесе итеп сайлыйлар. Труппага, күчеп йөрүенә бәйле рәвештә, «Сәйяр» исеме бирелә.

«Сәйяр»нең киләчәктәге эшчәнлеге тулысынча Г.Кариев исеме белән бәйле. Труппа акрынлап көч туплый һәм 1917 елның октябренә кадәрге чорда төп профессиональ татар театр коллективы булып формалаша, ә аның җитәкчесе үзен оста оештыручы, коллективның тәрбиячесе, талантлы режиссер һәм актер итеп күрсәтә.

Үзенең эшчәнлегендә Г.Кариев беренче көннәрдән үк алдынгы демократик милли театр оештырырга омтыла. Ул театрны халыкка белем бирүче, рухи яктан тәрбияләүче итеп саный һәм репертуарга халыкның тормышын, уй-кичерешләрен, кайгы-шатлыкларын чагылдырган спектакльләрне кертә. Ул алдынгы фикерле драматурглар – Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, Г.Исхакый – белән якыннан аралаша һәм аларның әсәрләрен сәхнәгә куя. Бигрәк тә Г.Камалның сатирик комедияләрендә күп кенә артистларның, бигрәк тә Г.Кариевның, таланты тагын да яктырак ачыла.

«Сәйяр» труппасы күчмә хәлдә яши, ел буе диярлек илнең төрле төбәкләре буйлап гастрольләрдә йөри. 1912 елның кышында труппа Казанга кайтып, стационарга күчә. Кариевка труппаны яңа иҗат биеклекләренә күтәрергә, бай репертуарда артистларның сәләтен тулырак ачарга, режиссураны ныклы нигездә корырга мөмкинлек туа. Ул репертуарны рус һәм чит ил классик әсәрләренең тәрҗемәләре белән баетуга да зур игътибар бирә.
1915-1918 еллар – Г.Кариев иҗатының чәчәк аткан вакыты. Ул драматурглар белән тагын да активрак эшли, иң яхшы пьесаларга беренче тапкыр конкурс игълан итә, театрны үстерү, камилләштерү өчен төрле мөмкинлекләрдән файдалана.

Г.Кариев шулай ук сәләтле сахнә көчләре туплау, үз профессиясенең бөтен нечкәлекләренә төшенгән артистлар тәрбияләү юнәлешендәге эшне туктаусыз алып бара. Аның кул астыңда Г.Болгарская, Н.Арапова, Ф.Ильская, Камал I, З.Солтанов кебек зур талантлар тәрбияләнә. Г.Кариевның күпкырлы эшчәнлегендә актерлыгы үзенчәлекле урын алып тора.
Г.Кариев бөтен барлыгы белән җир кешесе, реалист актер була. Ул – татар сәхнәсендә реалистик уен алымын формалаштырган, реализмны югары баскычка күтәргән оста.

Г.Кариевның актерлык эшчәнлеге катлаулы үсеш баскычлары кичерә, ул сәхнәдә беренче адымнарын иң гади персонажлардан башлап, сатирик комедияләрдә, психологик драмаларда, киң масштаблы трагедияләрдә төп шәхесләрне оста гәүдәләндерү югарылыгына күтәрелә. Үзенең уен алымнары белән Г.Кариев бик күп артистларга үрнәк була.

Г.Кариев 1920 елның 28 гыйнварыңда вафат була.

http://forum.belem.ru/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

3 × 5 =