Фирдәвес Каюм кызы Әхтәмова 1939 елның 21 июлендә Татарстанның Лаеш районы Яушыйк авылында туа. Ятим калгач, Казанга апасы гаиләсенә килә. Мәктәп каршындагы театр түгәрәгенә йөри.

1961 елда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Татар тамашачысына Фирдәвес Әхтәмова Г.Камалның «Беренче театр» әсәре буенча төшерелгән кыска метражлы фильмында Биби буларак күңеленә кереп кала.

Камал театрында эшләү дәверендә Фирдәвес Әхтәмова күпсанлы истә калырлык образлар тудырган актриса. Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» һәм «Хушыгыз» әсәрләрендә — Эльмира, «Әниләр һәм бәбиләр»дә — Алтынчәч, Мансур Гыйлаҗевның «Бичура»сында — Хатын. Соңгы сәхнә эше — Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектаклендә Абруй.

2010 елда VI Халыкара «Алтын Мөнбәр» мөселман кино фестивалендә Фирдәвес Әхтәмова «Бибинур» фильмында төп рольне башкарып «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулый.

Фирдәвес Әхтәмова 2012 елның 22 февралендә Казанда вафат була. Ул Әтнә районы зиратында ире Марат янәшәсендә җирләнде

http://tatarile.org/

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

шесть + 13 =