Җырчы Фирдүс Тямаев олы улы Раянга «Мерседес-чана» алып биргән. Моңарчы әтисенә «Син мине яратмыйсың, чөнки чана алып бирмисең» дип әйтүче малай, балалар бакчасыннан чыгып, әтисе әзерләгән сюрпризны күргәч, сөенеченнән нишләргә белми: кулларын чәбәкли.
Бу видео кыска вакыт эчендә бик күп караулар җыеп өлгергән. Ләкин төп игътибар сюрпризга да, чанага да түгел, ә Раянның русча сөйләшүенә юнәтелгән. Комментарийларның күбесендә җырчының тамашачылары әтиле-уллы Тямаевларның рус телендә аралашуына борчу белдерә. Бу темага видео астында бик кызу бәхәс купкан.
Посмотреть эту публикацию в Instagram
Зур улыма Раянга Мерседес чанасы алып бирдем😂😂😂 #тямаев #фирдустямаев #безнентямай #тямайбандасы