Бүген Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә журналистлар белән очрашты. Минтимер Шәриповичка багышланган чираттагы китап презентациясендә каләм әһелләреннән тыш мәдәният-сәнгать кешеләре дә бар иде. Күбесе Минтимер Шәймиевне чын күңелдән котлады һәм мактады.

Гадәттә, безнең халыкта президент белән очрашкач, аннан нидер сорарга яки тәкъдим итәргә тиешле сыман. Бу юлы исә андый үтенеч-гозерләр бик булмады. Берсен генә әйтә алабыз. Галиәсгар Камал театры баш режиссеры күпсанлы мактаулардан соң Минтимер Шәриповичка көтелмәгән тәкъдим белән чыкты: «Казанда төрле һәйкәлләр бар. ТАМАШАЧЫга һәйкәл куярга тәкъдим итәм», — диде ул. Зал бер мәлгә тынып калды. Беренче Президент күзендә дә ярымсекундка аптыраш пәйда булды. Әмма ул тиз генә үзен кулга алып, кул чаба башлады. Шәймиевкә бөтен зал кушылды.

Әлбәттә, һәйкәл кую ул зур әйбер. Финанс чыгымнар, бюрократик формальлекләр сорый торган. Бу очрашуда гына бу һәйкәлнең булу-булмавын хәл итеп булмас иде. Шулай да Минтимер Шәймиевнең бу тәкъдимгә беренче булып кул чабуы зур өметләргә юл ача.

«Артистлар.ру»ның Фәрит әфәнде Бикчәнтәевкә үз тәкъдиме бар. Тамашачы һәйкәлен Камал театрындагы залда эшләргә була. Бер кәнәфине шуңа бүлеп бирәсез. Зал беркайчан да буш булмый. Галиҗанәп тамашачы һәрвакыт зәлда була. Театрга килгән башка кешеләр дә һәйкәл-тамашачы белән шунда ук фотога төшәр иде. Бик символик образ булыр иде бу. Уйлап карагыз әле бу турыда, Фәрит әфәнде. Андый-мондый була калса, идея авторы — «Артистлар.ру» сайты! ))

2

  1. Кутай:

    Театрның залына куярлык булгач, алга карап эшләргә кирәк инде ул һәйкәлне, залдагы бар урынны да тутырырлык комплекс итеп.Татарлар саны театрга йөрерлек тә калмагач,шуңа карап кына уйнарлар Бикчәнтәй әртистләре..

  2. сәфәрче:

    Болай булгач, рухи азык базары да рухи вә мәтди яктан бай продюсер вә режиссерга мохтаҗ булып чыга бугай… Белмәссең тагы, санакчы Кутай, ни диярләр бит әле, саланың күпне күргән — белгән Әбекәй абыстайлары вә кала Абейкаларының җәдитче кияүләре, гәҗитче киленнәре. Әнә бит, театрга бармас өчен, алардан качып Әҗәл үзе дә диван артына кереп поса хәзер….

  3. Тамашачы:

    Миңа һәйкәл-мәйкәл куеп мәшәкатьләнмәгез — яхшы әсәр языгыз да, шуны мине кызыксындырырлык итеп башкарыгыз гына. Ә без бар ыруыбыз белән залны үзебез тутырырбыз — зал да тулы, сәнгатькәр кесәләре дә тулы булыр!

  4. Әсгать:

    Элгәре СКОМОРОХЛАР артистка әйләнеп , хәзер мәчет алдында шәрә көе җырлап йөри башладылар . Артистлар кергәлиләр микән мәчеткә ?

  5. сәфәрче:

    Кергәлиләр микән мәчеткә? Әгәр мәэзин кәҗә кебек кычкырмаса, чын әртистләребез кайчак бөтен әртилләре белән дә җыелып кергәлиләр икән мәчеткә. Тик менә яшь, гыйлемле имамның күркәм көчле аваз белән Коръән укуын таң вә тын калып тыңларга гына. Ни дисәң дә, яше алтмыштан узган олуг сәнгать осталарына яңа гына югары мәдрәсә бетергән мулланың вәгазь укып акыл өйрәтүе бик үк дөрес гамәл түгелдер…..
    Ә мәчет алдында ярты шәрә көе җырлап, биеп йөрү — бусы фани дөньяның чибәр хур кызлары эше, аптырама моңа Әсгать туган. Әвәлерәк алар әле күктән җиргә төшкән өч илче фәрештәнең икесененең акылын алып, туры юлдан яздырып хур итәргә дә күп сорап тормаганнар. Исең — акылың китәрлек!! Исән — имин булыйк!

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

15 + 8 =