Татар эстрадасының күренекле җырчысы.

Ул 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Биш яшендә анасы үлә. Атасы Бөек Ватан сугышыннан кайталмый. Анасының сеңлесе тәрбиясендә үсә.

Солистка буларак, 1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең алдынгы башкаручыларыннан берсе булып таныла. 1957 елда Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Афзаловага беренче зур уңыш китерә.

Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.

Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге, Ә. Афзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Шулай итеп, легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Русия шәһәрләрендә чыгыш ясый.

Дәрәҗәле исемнәре һәм дәүләт бүләкләре:

Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен, 1960 елда җырчы «Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен» дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы орденына ия була.

Әлфия Афзалова — Татарстанның халык (1970), Рәсәйнең атказанган артисткасы (1983). Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992).

2010 елда Казанда, «Мир» кинотеатрында Әлфия Авзаловага багышланган «Моң патшабикәсе» документаль фильмы премьерасы узды. Сценарий авторы һәм режиссеры — Рабит Батулла.

https://tt.wikipedia.org

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

1 × два =