Татар телевидениесында «Күчтәнәч» тапшыруын алып бара. “Дәү әни” үзенең самимилеге һәм тыйнаклыгы белән тамашачыларын гашыйк иткән. Барлык балалар да әкиятләр ярата, тылсымлы дөнья геройларына ихластан ышана. «Татарстан – Яңа Гасыр» тамашачыларга яраткан дәү әни һәм дәү әтиләре сөйләгән кичке әкиятләр, татарча мультиклар бүләк итә.

Әлфинур Хисами үзе Татарстанның Апас районы Урта Балтай авылында 1952 елның 1 маенда туа. Балачакта табибә булырга хыялланган. Тик язмышы сәхнәгә, экранга китергән. Әмма максатын ул барыбер йолдыз булу дими, кеше булып калу, ди. Ә “Татарстан — Яңа гасыр” тамашачыларына ул: “Безнең белән калыгыз һәм туры сүзле булыгыз. Үзегезнең киңәш-тәкъдимнәрегез белән уртаклашыгыз”, — дип белдерә.

http://matbugat.ru/

  1. сәфәрче:

    Әй, Күчтәнәчтәге Дәү әни атлы яхшы ук төче әби! Нигә дип инде кочагына мачы баласы кочтың? Беткән иде мени соң затлы милли киемнән Барби төсле курчак бәби?! Ә аңа татар халык әкиятләрен хикәят итеп сөйләргә кирәктер. Менә шул чакта, бәлки, булмастыр йөзеңнән сибелгән нурның исәбе-хисабы, Әлфинур ….

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

один + двадцать =