Дилә Нигъмәтуллина үзендә бер атна әтисенең кунак булып китүен хәбәр итә. Җырчының туган ягы — Мари Иле Бәрәңге районының Мазарбаш авылыннан (Марилар бу авылны Олашайка дип атый) килгән Җәүдәт абый кросвордлар чишәргә ярата икән. Кичен кайвакыт Дилә үзе дә әтисе белән бергәләп чишкән.

«Текстовое сообщение , которое пишут блогеры» дигән сорау бик кызык булып тоелды. Каян белсен инде аны пенсионерлар? Күп очракта алар чишеп утыра бит инде аны? Яисә мин ялгышаммы?» дип сорый тамашачыларыннан җырчы.

Аңа кызыклы җаваплар калдырганнар: «Миңа 73 яшь , мин ватсапта, инстаграмда утырам, әтиеңә ноутбок алып бир, өйрәнсен» дип яза бер укучысы.

«Юююююк, нинди ноутбук, нинди планшет. Әле былтыр гына «кнопочный» телефонын смартфонга алыштырдык. Анын белән дә бер ел азапланды. Яңа әйберләргә бик авырдан ияләшә», — дип җавап кайтарган Дилә Нигъмәтуллина.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

6 + шесть =