Данир Сабиров инстаграмында Минзәлә урманында төшерелгән видео урнаштырган. Видео астына «Инглиз телен укытучы белән, төрек телен үзебез кино, сүзлек, интернет аша өйрәнәбез. Иртән Минзәлә урманында барган имтихан», дип яза ул.

Язылучыларны пародияченең телләр белүе түгел, ә хатыны Миләүшәнең видеода күренгән түгәрәкләнгән эче күбрәк кызыксындырган.

«Сер булмаса, Миләүшә ханым, сез тагын бәби алып кайтасыз мәллә», «Тормыш иптәшегез әллә йөклеме?», «Данирга бер наследник кирәк бит инде, үзе кебек бер матур малайчик», дигән комментарийларны күп язганнар.

Данир үзе «Белмим аны-моны миңа әйтмәде», дип бу сораулардан кача.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

восемь − семь =