Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов бу көннәрдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә кунакта. Социаль челтәрдәге битләрендәге мәгълүматка ышансаң, бүген алар үзенчәлекле җирдә кунган. Йөзә торган йорт — гадәти генә көймә түгел. Аның йокы бүлмәсе су эчендә урнашкан ә диварлары пыяла. Шулай итеп үзеңне аквариумдагы сыман хис итәсең, әмма кире яктан. Мондый бүлмәдә, мөгаен, күзгә йокы кермидер, чөнки диңгез эчен күзәтәсе килә. Ә күпләр андый бүлмәдән куркып калырга да мөмкин. Әмма, фотолардан күренгәнчә, Гүзәл белән Илдар курымыйлар, йөзләрендә шатлык.
Якын арада шушы могҗизалы йорт кергән видеоклип та чыкмагае.
ноним:
Артыгын кылана башладыгыз ахыры хэерле тэмамланса гына Ярар иде
Муслима ИсмагиловАноним:
Бу кыланчыклар хэзер рус эстрадасы артистларын да уздыра башладылар…Кем ничек уйлыйдыр,эмма минем уйлавымча,бу артыгын кылануга кайтып кала,кунелдэ соклану хисе уятмый…Башкаларнын фикере ничек икэн?..
Аноним:
Концерт куеп кына баеп булмый дип зарлана бит артист халкы.Була бит малай. Сыер савып мондый көймәдә йөзеп булмый.
Аноним:
Кем ничек булдыра ала бит инде.
Аноним:
Рэхэтлэнеп яшилэр хэллэреннэн килэ . Доньяга бер килэбез доньянын рэхэтен куреп калыргакирэк . Хэллэреннэн килэ молодцыйлар . Э булдыра алмаган кеше конлэшергэ кирэкми . Кыскасы кем ничек яши . ГУЗЭЛ белэн ИЛДАР бездэн ашарга килеп сораганы юк бит .