Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны туган көне белән котларга Башкортстан Башлыгының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Радик Юлъякшин (Элвин Грей) килгән. Бу күренешне видеога җырчы Рифат Зарипов төшергән.
«О, кунакларның кунагы килгән!» — ди Салават.

«Туган көнең белән, иң мөһиме — беркайчан да авырма. Менә, иң кирәкле әйбер сиңа», — дип, Элвин җырчыга… балта тапшыра. «Кирәкле һәм кирәкмәгән кунаклар өчен», — дип тә өсти.

«Кирәкмәгәннәр монда килми инде», — дип кочаклый Салават Зәкиевич Элвинны.

Кадр артындагыларның: «Ә без сине бәреп үтерергә килгәнсең дип торабыз», — дип көлгәннәре ишетелә.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Рифат Зарипов (@rifat_zaripov_official)

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

5 − один =