«Болгар кызлары» төркеменнән Айгөл Зәйнуллинаның элекке иренә 6 көн эчендә балаларны кайтару таләбе куелган, суд көне билгеләнгән. Җырчы элеккеге ирен янап, газ баллоны белән куркытып, балаларны алып качуда гаепли. Айгөл уллары Тамерлан һәм Әмирханның әтиләре белән Казахстанда Кушмурун бистәсендә булуын ачыклый алган. 

«Сугыш ни өчен кирәк? Ни өчен кешеләр сугыш һәм агрессиядән башка яши алмый! Мин тынычлык телим…

Элеккеге ирем суд карарын алдан килешмичә, балаларны башка илгә алып китүен таныды. Суд приставлары аңа 6 көн эчендә балаларны Россия Федерациясе территориясенә алып кайтырга дигән таләп куйды.

Балалар белән барысы да тәртиптә, бу иң мөһиме! Алар белән очрашуны бик сагынып һәм түземсезлек белән көтәм! Әмма күңеле тыныч түгел! 25 июньдә суд! Алга таба нәрсә булачак? Бу кеше тагын нинди «сюрпризлар» әзерли…» дип уртаклаша Айгөл Зәйнуллина.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

два × пять =