Алинә Баширова (Алинә Баширова) музыка белән биш яшеннән шөгылләнә башлады. Алинә сүзләре буенча, ул бертуган сеңелесе белән гармунга кушылып җырларга яратканә. Алинәнең музыка белән чынлап торып танышуы бала чагыннан башлана – өйдә фортепиано дәресләре ала. Шулай ук ул “Тамчылар” ансамбленә йөри башлый. Югары сыйныфларда Алина Чаллы мэриясе оештырган чараларда катнаша.

2009нчы елда Алина Баширова Казанда беренче тапкыр дискотекада чыгыш итә. Беренче концерт чыгышы “Татарча солянка”да була.

Соңырак Алинә Баширова “Соңга калган сөю” дигән җырын яздырып, аны “Барс-Медиа” компаниясе продюсерлык үзәгенә тәкъдим итә. Аның тембрны ошаттылар, һәм контрак төзәргә тәкъдим иттеләр.

Бүгенге көндә Алинәнең җырларын радиодан тыңлап була. Ул концертларда да чыгыш ясый. Алинә Баширова сүзләренчә, бүгенге көндә музыка — аның төп шөгыле.

Калган башкаручылардан Алинәне тавышның тембры аера. Шундый тавыш татар эстрадасында элеке булганы юк. Җырлары да калган башкаручыларның җырларына охшамаган, чөнки Алина Баширова бары тик күңелле җырларны башкара.

http://tatpolis.ru/alina-bashirova

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

16 + 6 =