Танылган актриса Хәлимә Искәндәрова һәм Николай Носовның улы Игорь Носовка бу атнада коронавирус дигән диагноз куелган. ТНВ журналистына интервьюсында ул авыруның симптомнары турында сөйли.

«Кәефем минем чыннан да әйбәт. Төчкермим дә, йөткермим дә. Температурам 36,5 градус», — дип башлый ул әңгәмәне. Аннан соң Игорь Носов үзендә бу авыру барлыгын ничек итеп белгәнен сөйли: «Иң беренче симптом миндә калтырау һәм йокысызлык булды. Шул ук көнне мин Мәскәүдә лаборатория табып, анализ бирдем. Анализ коронавирус авыруына уңай нәтиҗә күрсәтте. Шул көнне үк миндә тагын ике яңа симптом барлыкка килде: тәм һәм ис тоя алмый башладым. Табиблар әлеге симптомнарны бик популяр, коронавирус өчен характерлы диләр», — ди ул.

Татарстанда үзизоляцияләү режимында өйдә утыручыларга Игорь Носов үзенең теләкләрен дә җиткерде.

«Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз. Паникага бирелергә һич тә ярамый. Алдан ук уйлап куегыз: сезнең арага да бу начар вирус керә калса, кайда һәм ничек үзизоляциядә утырып була икәнен. Әгәр температура һәм башка шундый симптомнар тойсагыз, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итегез. Сау-сәламәт булыгыз», — дип саубуллашты Игорь.

Чыганак

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

тринадцать + одиннадцать =