Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча ТНВ төшергән «Ак чәчәкләр» киносериалы премьерасына нәкъ бер ел булды. Узган елны шушы көннәрдә ул беренче тапкыр эфирга чыккан иде. Кинода төп рольләрне уйнаган артистлар очрашкан шушы арада.

«Менә бу очрашу!!!! Мансур, Гөлшаһидә, Фатихәттәй, Юматша!!! Нәкъ бер ел элек шушы ноябрь аенда «Ак чәчәкләр»нең премьерасы булган иде… Шуны уйлап, ностальгия хисе белән йөри идем, очрашып куйдык әле менә. Рәхәәәәәт булып китте!!!!» — ди Гөлшаһидә ролен башкарган Резеда Сәлахова.

«Фотода Сәхипҗамал түти генә юк», — дип өсти Хәния Фәрхи. Фильмда әлеге рольне нәкъ менә Хәния апа башкарган иде.

Ә сезгә «Ак чәчәкләр» ошаган идеме? Сагынасызмы аны?

1

Шушы көннәрдә ясалган фото

«Ак чәчәкләр» җырын моннан тыңлый аласыз, тексты да шунда: http://matbugat.ru/news/?id=13169

Фото: instagram.com

  1. сәфәрче:

    Ходайга мең шөкер, ярый әле, фото гына вә әртистләре дә «Мишәр»ләрем генә. Күркәм киносериалның , җырның исеме башкортча вә башкаручылары чеп-чи башкорт булса нишләрсең… Ошый, бик тә ошый, ошамаган вә сагынмаган кая ул!

  2. тамашачы:

    Һич онытмыйбыз, легендар әсәрне көтеп алдык, телевизордан кабат-кабат карадык. Күнелләргә кереп калырлык, гади, саф хисләр үрнәге бу фильм. Төшерүчеләргә зур рәхмәт, бу иҗат командасы тагы берәр авыл тормышы турында фильм төшерсен иде. Барыбер ничек кенә тәнкыйтләргә тырышмасыннар, халык мәхәббәтен сүндерә алмаслар. Гади халык тагын көтә, именно авылдан чыккан, татар рухлы кешеләр генә геройларның характерын дөрес ачып бирә ала. Сездән тагын бер фильм. Или тарихи әсәр көтеп калабыз.

  3. Хәким:

    И ходаем, бу ниятеннән кире кайтсын иде Айдарыбыз, болай да авиакатастрофалар баштан ашкан, үзен дә, башкаларны да харап итә күрмәсен. Берәрегез бу хәбәрне аның үзенең өенә кереп җиткерә алмасмы? Актүбәгә кабат килеп җырлавын көтеп калабыз.

  4. кадрия:

    Сэфэрче, причём монда мишэрлэр?! Кая карама мишэр дэ мишэр. Кая БЕРДЭМЛЕК?!! Татарны аермагыз, пажалсты!
    Киносериалга килгэндэ исэ, осталыклары житеп бетми артистларнын. Уз ослэрендэ эшлэргэ дэ эшлэргэ эле! Э «Ак чэчэклэр» жыры шэп!

  5. сәфәрче:

    Әйе, Кәдрия ханым- солтаным, бик тә дөрес әйтәсез, бердәмлектә — көч вә куәт.
    Тик, кәдерлем, нишләп әле, исемеңне каты итеп , Кадрия дип яздың?
    Әә, аңладым, барып җитте вә шылды!! Кадры решают- всё! Усё…

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

семнадцать − 15 =