Ничегрәк атарга икән бу төр фотоларны? Руслар аны «откровенное фото», «смелое фото» дип атый. Татарга тәрҗемә итсәк, «батыр фото» килеп чыга. Кыскасы, Айгөл Бариева кичә шундый «батырлык» кылды.

Социаль челтәрдәге битендә ул купальниктан төшкән фотосын элде. «Волочкованы да уздырасың син, малай!» — дип яза аңа укучылары. «Юк, юк, Аллам сакласын аны уздырырга!» — ди җырчы. «Айгөл бит ул миниатюрная, ә Волочкова әнә нинди!» — ди Бариеваның скрипкачы дусты Иркә Гайнемхәмәтова (фамилиясен дөрес яздык бугай).

Мин бу фотоны интернетка элеп, тәнкыйть күп булачагын көттем, ди Айгөл. Әмма тәнкыйть булмады. Бәлки, монда булыр җырчыбыз көткән тәнкыйть?

1

  1. Ахмет:

    Бик матур.Бик шаккаткыч.кэжэ коерыггын кутэрэ дип сарыкта кутэргэн.

  2. Раиля:

    Болай итеп фотога тошэр очен култык асты идеал булырга тиеш….

  3. Хафизә Усманова:

    !6 да булса, акыл кермәгән әле дияр идем. Оят белән акыл моны әйләнеп узган. Әллә нинди ясалмалылык сизә идем Айгөлдә, ихласлылыгына күңелем шикләнә иде, үземне шигем өчен ачулана идем. Хак булган икән.

  4. директор:

    бик шэп… фигурасы позволяет икэн- тошсен.. менэ мин бик сокланып карадым, собханалла дип.. гаеп иткэн кеше гаеплэп утырсын шунда… яшь чаклары, нишлэсэлэр дэ килешэ..мин инде 55 житеп килгэн ханым, менэ безгэ килешми ул.. вперед, Айгол!!

  5. Ислам:

    Бу шул намаз укый торган Айголме инде?

  6. Ислам:

    Кем очен шэрэлэнеп азапланганын анлашыла инде, сенлем. Бу яшьтэ бераз тыйнак булсан бэлки хормэт итэрлэр иде узенне

  7. Хания:

    Мона кадэр айгелгэ ихтирамым ЗУР виде,бу сурэтне кургэч кунелем тэште.

  8. Галия:

    Матур фотография, лэкин ботен доньяга курсэтергэ кирэк тугел иде.

  9. Чулпан:

    Башка Бариеваны тынлаучы калмагач узена шулай внимание аласы килгандер инде Резеда Шарафиевагада калышмаска кирак

  10. Кыю фото була инде, тәрҗемә итә башласак)) А так, гаиләдә генә сакланасы кадрлар..

  11. Айгөл Бариева:

    Хөрмәтле тамашачыларым,дусларым һәм дошманнарым!Бу сайтның барлыгын да белми идем..Танышлар әйткәч керсәм..монда мине чәйниләр икән..Бик зур рәхмәт!Һәрбер фикерегезне укып чыктым.Әлбәттә сез хаклыдыр,гомумән һәрбер кеше үзен хаклы итеп саный бу фани дөньяда.Нишләтәсең инде.мин Шундый инде..Өметләренезне аклый алмасам гафу итегез.Беркайчанда беркемгәдә начарлык теләмәдем.Ничек бар шулай яшәргә тырышам..Чын күңелемнән барыгызгада иң изге теләкләрем.Матурлык һәм мәрхәмәтлек кенә бу доньяны коткарыр!Бәхетле булыгыз!)Ихтирам белән…

  12. НУРИЯ:

    БУЛГАН ЭЙБЕРЕННЕ БЭТЕН ДОНЬЯГА КУРСЭТЕРГЭ КИРЭК МИКЭН ИНДЕ , КИЛЕШМИ БЕРДЭ СЕЗ БИТ ИНДЕ ЯШЬ ТУГЕЛ. КУНЕЛ КАЙТТЫ , ХАЛЫКНЫН КУНЕЛЕН КАЙТАРДЫГЫЗ.

  13. Чулпан:

    Чайнамилар кеше уйлаган фикерен яза.Сорау куелган бит ни уйлыйсыз дип.Чайнау кеше артыннан сойлау була ул.

  14. ЙОЛДЫЗ:

    Татар эстрадасы рус эстрадасыннан калышырга тиеш тугел инде. Торенеп йорсеннэрмени инде пляжда хатын-кызлар? тем более шундый шэп фигурасы була торып! Булдырган! Жэмэгать, сез анын ижатына кагылмагыз тулке, монда Айголнен ничек жырлавы не причем! Тешегезне кысып, артык хафаланмый, конлэшми генэ сокланып, тьфу дип утырыгыз!

  15. Замирә:

    Бу фотоның бер генә начар ягын да күрмим.Бүтән хатын-кыз пляжда төшкән фотоларын тыга бит,аңа ярамый мени.Әгәр дә фигураң позволяет икән ник тыкмаска.Һәм мондый фото тыгу әле ул,кешенең начар икәнен күрсәтми.

  16. анононим:

    Артист тормышы шундый инде ул. Тушэккэ дэ менеп яталар башка ир-ат, хатын — кыз белэн ( кинога тошергэндэ), убешэлэр дэ, кочакланышалар да…….Нишлэтэсен??? Акча кешене эллэ нишлэтэ бит хэзер.???!!! Бары тик сабырлык кына телим мин гаилэлэренэ, ул мескен ирлэре, хатыннары тузсен генэ инде…. Юкка гына эйтмилэр бит инде. Артист тормышы «Гулящий» тормыш — диеп….

  17. munavara ханым:

    Мин кайбер татар кызларына аптырыйм, кеше куян куа дип сез дэ куян кумагыз. Монда кэнлэшерлек hич ни юк! гафу итегез,
    Урнэк йолдыз, , чын талант- София Ротару. Анын кебеклэр бик аз.

  18. Ханым:

    артислар арасында бер берсенэ нидер доказать иту бу. Анын ялангач тэне гади халыкка кирэк тугел. Яулык каплаганчы, чишенеп ташлау жинел

  19. Мишәр кызы:

    Айгөл Бариеваны күптәннән беләм.Бик тәртипле,әдәпле хатын-кыз,ир хатыны,үрнәк әни.Мин аның кешеләргә авыр сүз әйткәнен дә хәтерләмим.Бар халыкны бер калыпка салып чәйнәмиләр.Кеше тикшергинчә ,үз тормышыгызны тәртипкә салыгыз!Айгөл -бирешмә!

  20. Аноним:

    Раиля белэн килешэм…Аннан сон, бу Айгол ханым кайчандыр мактанган иде,намаз укыйм диеп…Эллэ без доньядан артта калабыз инде,анламассын…

  21. Сез, Айгөл ханым бу фотосүрәт белән нәрсә әйтергә, күрсәтергә теләдегез? Яшь вакытта кыюлык җитмәде или анда заманасы бүтән булганга болай фотога төшеп булмады, соң булса да уң булсын дип төштегезме? Доресен әйткәндә яшь кешегә генә килешә инде болай кылану. Сез бит ир хатыны, ике бала анасы, Татарстанның атказанган артисткасы! Миңа калса бер дә килешә торган эш түгел. Эт чаба дип бет чаба билләһи. Күңелем кайтты…

  22. апашка:

    кем ничек кылана ала шулай кылана инде. мина28 яшь. тик минем фигурам искиткеч булсада мондый фотка куя алмаган булыр идем. безнен динебез татар бит, шулай булгач безгэ оялчанлык, кеше алдында артык ачылып бетмэу( фотодагы кебек) хас. без бит моселманнар, яулык ябынып, озын кулмэк киеп ачык жирлэрне капларга тиешбез дип уйлыйм. элбэттэ жир кутэрэ алмый анын саен давылы, су басулар кузэтелеп тора. бераз гына хатын кызларыбыз гайрэтлэрен капласа эйбэт булыр иде. ботен халык алдында нэрсэн бар, шунын белэн мактануны кем ничектер мин хупламыйм. авыр сузлэр эйткэн булсам гафу утенэм.

  23. Гүзәл:

    Ислам динен мыскыл итү кебек бу. Намаз укыган кешегә килешми. Монафыйкълык.

  24. Рузилә М.:

    Көнләшмәгез инде! Ошамый икән карамагыз! Нигә монда керергә соң? Димәк, кызыгасыз! Айгөлдән башка да 300 дән артык җырчы бит. Шуларны карагыз. Мин бернинди дә начарлык күрмим. Фигурасы бар, мактанырлыгы бар. Үзегезнең гөнаһларыгыз юкмы? Үзегез чистамы? Намусыгыз чистамы? Утырасыз монда монитор артында ак булып. Кеше гаепләү үзе үк гөнаһ ул.

  25. Эльвира:

    Пиар ясыйлар хэзер узлэренчэ шулай итеп…гайберэт!

  26. Эльвира:

    Татар сангэтен тамам тубэнсетеп бетерделэр

  27. Мунавара ханум:

    «,,Апашка,.- безнен динебез татар тугел, э калган сузлэрегез белэн килешэм. Телевизорда кайбер «артист» кисэклэре билдэн тубэн мэзэклэр белэн , э кайбер «мэшhур артисткалар» шэрэ ямсез тэннэрен курсэтеп акча эшлилэр. Оят татар миллэте очен ,оят!

  28. Критик:

    Монда тискэре комментарий автоолары — 70-100 кг авырлыктаны апалар. Мондый финурагыз булса бюхетегездэн Шэп шэрэ Йорер идегез. Айголнен тэне тэртиптэ. «Эстетично». Э сез ашар симереп ятканчы диктанта утырыр идегез

  29. Критик:

    Ханжа булмагыз. Узнгез Эллэ нилэр эшлисездер эле

  30. Аноним:

    Монда язып гайбэт чэйнэп кеше тикшереп утырмагыз мин Айгел Бариева яклы . Кем ничек булдыра шулай яши . Чынлап чынлап уйлап карасан бу доньяда бердэ идеяльный кеше юк .

  31. Элфинур апа:

    И, оланнар, нинди кофер сузлэр сойлисез? Динебезгэ тел тидерэсез бит. Намаз укый дигэн сузегез кунелемэ тиде Намаз укыган динне белгэн кеше хич кенэдэ мондый юлга басмас. Татар эстрадасында зифа буйлы чибэр яшь жырчы кызларыбыз бик куп, хичберсе мондый фотоларын кеше куз алдына куймады, элхэмдериллэхи шокер! Бу батырлык та кыюлыкта тугел. Раббыбыз каршына баргач кайсы чит илдэ булдын дип тэ сорамаслар э нинди изге гэмэллэр кылдын дип сорарлар. изге хэм дэ хэерле гэмэллэребез белэн шакатырыйк кешелэрне акыллыларым. Ятимнэрне мохтажларны соендерик Эйткэн сузлэргэ упкэлэмэгез Айгол. Ислам динендэ булган кеше мондый сурэтлэргэ каршы буласын белеп куйгансыздыр. контактта узегезнен страницагызда да изге корьэн сузлэре аятьлэр белэн ярым шэрэ фотоларыгыз. монда узегезгэ язылган ямсез сузлэрне балаларыгыз, ирегездэ укый бит инде. акылыбызга килик оланнар. без урыс тугел узебезнен ислам динендэ икэнебезне онытмык ямсезлэнмик

  32. Мишәр кызы:

    Көндез Озын чүпрәккә төренеп,кичләрен төнге клубта утырган кызларны күп беләм.Аллага кат-кат чүпрәккә чуммыйча да намаз укып була.Үзегезнең 90 кг.гүдәгезне тикшерегез.Урамда тәмәке тартып,сыра салып,күкрәк баласы янында оялмыйча «әниләргә»барып кисәтү ясагыз.Үзегез дә тартмагыз,эчмәгез.Айгөлнең шулай фотога төшүк милләтне бетерми.Әдәпсез,инсафсыз адәм актыклары бетерә.Татар кызлврынфң Иван тудырулары,татар егетләреннән Даша,Маша туу*менә проблемма!Үз теленнән оялау менә-проблема!

  33. апашка:

    Мунавара ханым. гафу утенэм. хатам бар. тик узен очен тешкэн фотоны узен очен сакласан эйбэтрэктер минемчэ. нишлэп аны ботен халык хозурына тапшырырга.

  34. апашка:

    «критик»- узебез эллэ нишлэсэк тэ интернетка утыртмыйбыз инде. бераз чама хисен сакласак иде. халык мэхэббэтен хэзер шэрэ фоткалар белэн яулыйлар икэн артистлар. бераз гына олы артистларнын ничек халык алдында танылуларын карасыннар, тынласыннар иде. Эльмира Солэймановага карагыз хэрвакыт озын кулмэк, бервакыттада ачыкны кими э халык ярата. анардан урнэк алсыннар. юк, конлэшмим мин аннан э киресенчэ узенэ тискэре фикер генэ уятты. э мона кадэр жырларын бирелеп китеп тынлый идем.

  35. РАЙСА:

    АЙГОЛне НАМАЗ УКЫЙ дигәннәр НАМАЗ УКУЧЫ ШУЛАЙ ЯТАМЫ аллаһ үзе сакласын

  36. Мишәр кызы:

    Халык!Татар халкы!Татар кызлары!Нигә Чаллы шәһәрендә 30 л.ягулык бушлай алам дип,шәрә килгән кызларны нигә җәйнәмисез?ә?Көлке!Чаллыда инглизләр,немецлар яшәми бит.Кемгәдер ярый,кемгәдер юк!Күпрәк акча түләсәләр,теләсә кем астына кереп ятырга риза татар кызлары.Оялмыйча!

  37. Намаз укыган кеше шулай фотога тешми инде ул, намазнны аны хазер куп кеше укый тик берседэ мактанмый Айгель шикелле, Укыма син балам намаз шэрэ карточкага тешеп йере алладан курык,

  38. Рэсим:

    Ник исегез китте ана Ахмет язган кэжэдэ бит хитмэт, ул койрыгын кутэргэч сарыклар нишлэсен инде. Монда кемгэдер нэрсэдер доказывать иту бара. Безнен кирэк шул кэдэргенэ дип уйлыйм.

  39. зэйтунэ.:

    Вот булган бу.Болай да ах итэрлек ЭРТИС тугел иде,гел булдырган.МОСЕЛМАН,ТАТАР ХАТЫН-КЫЗЛАРЫННАН КОЛГЭН.Лилия Муллагалиева бн дуслар бит.Берук ЛИЛИЯКЭЕБЕЗ моннан урнэк ала курмэ жаным.

  40. апашка:

    мишэр кызы!!! сезгэ бу сузлэрне язганда аз гына булсада оят булмады мы. сез бит ботен донья татар кызларын хурладыгыз. сезнен очен мина оят…. уз дин халкын узе мыскыл итте… кайда тэгэрэсен инде бу донья шундый мэгънэсез адэмнэр белэн

  41. Матур фото, ни булган шул кадәр ә!? ошамаса, карамагыз. Карагансыз икән, гайбәтен сатмагыз. Менә нинди фигуралы булырга кирәк: үрнәк бит бу, тем более коену костюмыннан. Мин сокландым. Айгөл бик күп хәйрия тамашаларында катнаша, безнең Арчага гына да ике елга 3-4 тапкыр килгән ул. Рәхмәт. Әллә ни булмаган бит. теләсә нәрә язмагыз, эшегезне эшләгез.

  42. Линар:

    Айгуль Бариева по гороскопу Львица.
    Гороскоп на 6 августа для Львицы: «Чем красивее человек, тем грязнее сплетни про него. Вы самые красивые из всех знаков. У вас всегда хватает завистников. Забейте на этих уродов, им таким как Вы никогда не стать!»
    Прямо в тему для охающих, причитающих, злорадствующих и откровенно ненавидящих.

  43. Аноним:

    Улэм монда барда идеялный кешелэр килгэн Айгелне тик чэйнэп утыралар . Башта узегезне тикшерегез . Алай ук ярамый инде намаз укыймы юкмы сез аны каян белэсез кеше тормошон .Нэрсэ генэ булсада кеше тормошо ул бенен очон карангы .

  44. Гульнара:

    Конлэшмэгез жэмэгать…..конлэшмэгез!!!!
    Айгуль!!!! Син ин матуры,бэхетле хатын!!!
    Бэхет,сэлэмэтлек,тынычлык телим,барыгызга да!!!!

  45. Йомгаклаучы:

    Хэрмэтле иптэшлэр, бэтенегезнен комментарийларын игтибар белэн укып чыктым. Айгэлне анлаучыларыгызда бар, йэрэгенэ тэшэрлек итеп эйтучелэрегездэ бар, но бер нэрсэгэ иманым камил, Айгэл бутэн фотога тун киептэ тэшмэячэк. Аннан китеп Айгэлне Волочкова белэн чагыштырмасак иде. Волочкова кебек аякларын аерып ямьсез итеп тэшмэгэн бит, э татарларга хас тыйнаклык белэн аякларын янэшэ куеп оялып кына тэшкэн. Так что кешене гаеплэр алдыннан, башта фотоларын янэшэ куеп внимательно гына изучайт итегез.Сау булыгыз хэрбарчагызга исэнлек саулык хэм тыныч тормыш телэп калам.

  46. гэрчэ бу фотога исем китмэде. Чонки дусларым арасында ВКда да купальник б-н эллэ ни рэвеш ясап тошучелэр бар!

  47. Гүзәл:

    Татар кызлары элек электән тыйнак, киленнәр кайната алдында сөйләшми, тел яшерә торган торган булганнар, бу фотаны күргәч телсез калдым. безнең яраткан һәм хөрмәт иткән җырчыбыз, бер мизгелдә узен аяк астына салып таптатты, нинди намаз, нинди оят монда, намаздагы кеше мондый адымга бара алмый дип уйлыйм мин,бу бит ботен җиһан алдында ярымшәрә басып тору белән бер, намаздагы кешенең иманы көчле булырга тиеш,иманы көчле кеше моны эшли алмый

  48. Рузилә М.:

    Нәрсә һаман намаз да намаз дип авыз чайкыйсыз. Пакъләндегезме әллә? Яулык астына качып кына ак булып булмый ул. Беләбез, яулык бәйләгәннәрне дә, ирдә-иргә йөргәннәрен дә. Ире була торып икенче ир белән никах укыткан кешеләрне дә. Айгөл сезнеңчә пляжда тун киеп йөрергә тиеш идемени соң?! Ял итәргә барган, диңгез буенда төшкән.

  49. сәфәрче:

    Волчкова- биюче, аны озын бәкәлләре туендыра. Ә Айгөлебез — җырчы. Җырчыларны күктән иңдерелгән авазы вә дәртле авазын ишеткән тамашачысы тудыра һәм туендыра. Гаепкә алмыйк, җәмәгать, рухи ризык та бер дә бозсыз вә борычсыз булса, бигүк тәмле дә һәм бигрәк тә — файдалы булмас бит…

  50. Гөлсинә:

    Бу җырчыдан минем күңелем да кайтты. Инде бик яшь хатын-кыз да түгел , ә үзенә ямьсез пиар кирәк булган. Карарга да күңелсез.

  51. Алмаз:

    Барыбер матур! Мина ошый! Жырлавы да, узе дэ.

  52. сәфәрче:

    Вәт җәмәгать, хәлләр бар әле монда. Җәйге бәйгедә Айгөлебез, яткан килеш тә, Әнәстәсияне бер башка узган иде. Инет- бәйге дәвам итә икән, исәп: 1- 2 булган ди. Болай булгач, кышкы бәйгедә йөзек кашыбыз Айгөлгә кисмәккә түгел, ә Казансудагы яки Чулмандагы бәкегә чумарга туры килмәгәе…. Мишәрләрем, вперед!

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

девятнадцать − 17 =