Башкортстанда яшәп иҗат итүче популяр җырчы Айдар Галимовның да яше бар. Быел 23 февраль көнне аңа, Алла боерса, 50 яшь тулачак. Җырчы 1967 елны Кызыл армия көнендә туган. Юбилей уңаеннан «Айдар » театр-студиясе бәйге игълан итте. Кем дә кем Айдар Ганиевичны иң матур сүзләр белән котлый — шулар җиңүче. Фантазиягезне җигегез дә, әйдүк! Иң мөһиме — креатив караш, ди оештыручылар. Котлауларның иң матурларын социаль челтәрләрдә һәм җырчының сайтында да элеп куячаклар. Җиңүчеләрне автографлы бүләкләр көтә. Котлаулар 23 февральгә кадәр galimov-aidar@yandex.ru электронкасына кабул ителә.

  1. Гөлгенә:

    Айдар әфәнде!! Сезне юбилейлы -гомернең нәкъ уртасы булган туган конегез белән котлыйм.. Сезгэ бәхет теләргә уйладым, ләкин теләмим, сез болай да бәхетле. Байлык телим дидем, юк, теләмим, сез болай да мул тормышта яшисез, иҗади уңышлар да теләп булмый, уңышларыгыздан болай да башыгыз әйләнәдер.Тигез тормыш теләр идем, аллага шокер сез тигез гомер итәсез, балаларыгызнын игелеген күрегез дияр идем, сез алар өчен әле үк шатланып яшисез!! Матурлык сездэ чиктэн ашкан, сәламәтлегегез дә нык.. Менә шуңа күрә сезне Ходай бар булганыннан аермасын, ә безне сезнең иҗаттан аермасын иде дип кенэ телим..Без сезне, гаиләгезне, иҗатыгызны бик яратабыз!!!

  2. Гелчирэ апагыз:

    Айдар Галимов куптэн биек Артист . кайчан популяр жырчы булды сон ул . Язып та карыйсыз,

  3. айдар:

    Адаш ! Якынлашып килуче туган кенегез белэн котлыйм . Сезгэ гаилэ бэхете , балаларыгызнын изгелеген куреп ,алдагы ижатыгызда зурдан зур унышларга ирешеп яшэвегезне телим . Бэхетегез гомерле, гомерегез бэхетле булсын .

  4. Лейсэн.:

    Айдар абый . Мин сезне туган конегез белэн кытлыйм! Сезгэ алдагы коннэрегездэ зур унышларга ирешуегезгэ телэп калам ,исэнлектэ-саулыкта , татулыкта именлектэ яшэугезне телэп калам!

  5. И, ходаем! Туган конне хэзер шулай соранып та котлаталармыни?

  6. Миляуша:

    Айдар энем туган конен белен котлыйм! ИСЕНЛЕК саулык телим, исенлектен кадерле бер ниде юк, унышлар сина, балалар хосрете курсетмемен хадаем. Минемде туган конем 23 февраль.

  7. Айдар-татарнын интеллигент жырчыларнын берсе. Тэртипле, иманлы, мэрхэмэтле. Ана исэнлек -саулык, гаилэ бэхете, ижатында зууур унышлар телибез !!!

  8. сәфәрче:

    Һай, Ходаем, вәт әкәмәт, бирәләр генә монда Ана телебезнең кирәген!
    1. Розаны калдырып торыйк, ак розаларны Айдар яратып җырлый…. Котлау да бик матур…
    2. Миляушабыз дә , хадае белән берсүзсез телсез итә… Котлыйк Ханумны!
    3. Инде Индирадан башлыйк, Ходайга тапшырып. Һиндстан филедәй ватып-сытып, Айдарның котын алып, соранудан туктата, имеш. Ват- шап котлау! Индираны да , Лейсәнебез язганча, «кытлыйбыз» һәм » именлек» телибез… Булдырасыз кызлар!
    4. Адаш та бераз адашкан ахыры, туган көнне — кенгә әйләндереп язып куйган. Аннан, әүәл , ягъни башта балаларның игелеген, соңрак изгелеген күрәләр түгелме соң? Котлау да, Адашыңны котлавың да бик әйбәт булган…
    5. Гелчирэ апабыз язып та караган! Биек Артист!! Һич аңламассың- боекмы, бөекме? Кыскасы, күптән биек! Җиде кат күктән дәме, әллә тагын берәр җирдәнме? Искиткеч вә искитмәле котлау!
    6. Гөлгенәбезгә күз генә тимәсен вә чып-чын бишле куярга кирәк дисәк, кечтеки генә вә печтек кенә бер хата киткән. Ике сүздә «Ө» хәрефе урнына «О» кереп оялаган. Айдар әфәндегә ак гөлдәй бүләк һәм чын татарча котлау! Афәрин!!
    Моңдай җылы, котлауларга кушылып, ни әйтеп һәм өстәп була соң?!
    Күктән Айдар туганга талант вә сәләт иңгән, Ходаебыз аңа бер генә яшьлек түгел, иллене биргән. Татар җырың вә мәнле авазын ак җилкән итеп, армый-талмый эшлә туган илдә һәм җирдә, гомер юлыңда Хөзер Ильяс һәрчак булсын юлдашың!

  9. Наиля ханым:

    Айдар энем, 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм. Гел шулай әти-әниегезгә терәк, хатыныгызга кирәк, балаларга үрнәк булып яшәгез. Иҗатыгыз йолдызы тагын да яктырак балкысын! Мин Сезне бик хөрмәт итәм.

  10. флера.:

    Бик матур жырлый. котлыйбыз. кайсыбер жирлэрендэ сарык бэлдэгэн тавыш килэ. узгэртсен эле.

  11. сәфәрче:

    Ай, флера сеңел, яшьлегенә барасың, сарык бэлдэгэн тавыш килэ , дип язгансың. Тәүбә-тәүбә!- диген. нәкъ өч тапкыр.
    Болай язганыңны укысалар, инеттагы бик оста шоу- абыстайлар бер дә яратмаслар үзеңне. Ни дисәң дә , әле Исмәгыйль пәйгамбәр вә аңа күктән иңгән корбан тәкәсе дә бар бит… Авазларны бутама берүк, алабута утарга ярасаң — без риза. Исән- сау бул!

  12. флера.:

    Без алубатаны утап арыган. совет чорында тэрбия алган адэмнэр. сез хэзергэ яшьлэргэ языгыз узегезнен тэрбияви чарагызны сэфэрчем.

  13. сәфәрче:

    Рәхмәт яусын Сезгә, флера Ханым, әйбәт киңәшегез өчен ! Тик менә, Ханым, Ана телебезнең иң матур, мәгънәле, кыска, чиста сүзләрен гүзәл, пөхтә, җыйнак вә тыйнак хатын- кызларыбыз гына саклый ала бит. Ягъни, хәзерге галимнәр әйтүенчә, ана күзәнәктә саклана. Ә аларга Тукаебыз үзе язып калдырган:
    Иң элек бу тел берлән әнкәм бишектә көйләгән,
    Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

  14. флера.:

    Сез сэфэрчем нинди заман килгэнен анламыйсызмыни. Матбугатка кереп карагыз буген курерсез Элмэттэ нинди табличка язганнар.

  15. Гульнара:

    Айдар абый,минем ин яраткан жырчым!!!!Сезнен жырлар безнен яшьлек хэтирэсе,сезнен жырлар астында гашыйк булдым,сезне жырлар гомер буе мине озата баралар.Ин ин яраткан жырчым Айдар абый!!!Мин сезгэ гомер буе тугры булдым,беркайчан да сезгэ мэхэббэтем сунмэде,бернинди бер атналык жырчылар хэм олырак жырчылар да сезгэ тинлэшэ алмый,шулай булып калыр да!!!Сезгэ бэхетле шатлыклы килэчэк,исэнлек,тыныч тормыш хэм оооозын гомер телим!!!Мин сезне бииик яратам!!!Мэнге жырлагыз,яме!!!!

  16. сәфәрче:

    Гульнарабыз котлауы да бик көчле чыккан. Тик менә, язуына ару кына бишле булса да, эчтәлегенә — бик симез өчле. Ни дисәң дә, аңлашылып бетми- Айдар абыйсын өзелеп яратамы, әллә аның моңлы җырыңмы? Зыян юк, туташ вә зан итик, Айдар абыең — җырдан аерылмасын!

  17. Нэзилэ:

    Айдар абый!Сезне туган көнегез ,юбилеегыз белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар,моң чишмәгез беркайчан да саекмасын,һәр вакыт моңлы ,дәртле җырларыгыз белән шатландырып, озын озак еллар яшәгез,иҗат итегез.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

шестнадцать + два =