Җырчы Фирдүс Тямаевның концертында кызыклы хәл булган: аның янына сәхнәгә ике әби менгән. Берсе Фирдүсне кочаклап, теләкләр теләгән арада, икенчесе көтмәгәндә артистны күтәреп үк алган.
«Җырлата да, елата да, биетә дә беләсең. Бүген биш яшькә яшәреп кайтып китәм», — дигән әби.

Видеодан күренгәнчә, Фирдүс моның хәтлесен һич тә көтмәгән, ни әйтергә дә белми калган.

Интернетта тамашачылары көлеп: «Әбиләр көрәш белән шөгыльләнә ахры», «Фирдүс, син җиңелдер, ул кадәр көн саен сикерүеңә, биюеңә. Әби бик җинел итеп күтәрде бит», «Әбиләр күтәреп алып китә бит үзегезне», «Чыннан да, Тямайга шок булды. Әби супер. Әбиләрне шулай яшәрткәч, молодец Фирдүс», «Әбиләр спорт залдан туры концертка килгән», «Менә бит әбиләр үзеңне күтәреп йөри, нинди хөрмәт үзеңә», — дип комментарийлар калдырганнар.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

восемнадцать − одиннадцать =