Татар эстрадасының энергияле җырчысы Мөнир Рахмаев 18 март көнне тәүге тапкыр әти булган иде. Хатыны Илсөяр белән алар нарасыйга Асмира дип исем кушты. Шушы көннәрдә артист инстаграмда бәләкәчнең фотолары белән бүлеште.
«Минем мәхәббәтем, минем тормышым, минем бөтен барлыгым! Кызым, сиңа биш ай! Кем безгә шулай елмая, кулларын суза? Ул безнең матур кызыбыз! Биш ай бүген сиңа, кояшым, котлыйбыз! Иң бәхетлесе булып, сәламәтлектә, безне сөендереп яшә! Кызым, без сине бик нык яратабыз! Бик озак кызыбызны сезгә күрсәтмәдем. Язылучыларым, Асмира кемгә охшаган?» — дип яза ул.

Тамашачылары аңа «Әнисенә охшаган», «Әтисе кызы», «Бәхетле, сәламәт булсын», «Күзләре әнисенеке, борын һәм иреннәр әтисенеке», «100 процент Рахмай!», «Икегезгә дә охшаган, тигезлектә үстерегез» дип комментарийлар яудырган.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

1 × три =